КИ’ТСӘНӘ ы. 1) Контекстта нинди интонация белән әйтелүенә карап, гаҗәпләнү, шатлану һ.б. төрле хисләрне белдерә. Китсәнә, бу – дөрес хәбәрме? 2) Аптырау, шелтәләү, ризасызлык һ.б. төрле хисләрне һәм кичерешләрне көчәйтеп бирә. Шуннан соң инде Зәмзәмия --- «Әй, китсәнә, җизни, мине үртәмәсәң, мөгез чыгар дип уйлыйсыңмы әллә?» – дияр. Г.Минский. Китсәнә, җыен тузга язмаганны сөйләп торасың! |