КИТМӘНЛӘ’Ү ф. 1) Китмән белән эшкәртү; китмән белән эшләү. [Авылда] Сиңа туктап тын алырга вакыт юк. --- Җәй җитсә – бәрәңгеңне ута, китмәнлә, күм, печән чап. Ф.Садриев. Бакча китмәнлисе, бәрәңге утыртасы бар. Бакча китмәнләргә Зәкәрҗанның әтисе дә, әнисе дә инде карт. М.Мәһдиев

2) күч. иск. Үлгән кешене күмү, җирләү. Киткән – кайта, китмәнләгән кайтмый. Мәкаль

Китмәнләп алу Кыска вакыт аралыгында китмәнләү, тигез генә китмәнләү

Китмәнләп кую Тиз арада яки алдан ук китмәнләү

Китмәнләп тору Даими рәвештә яки әледән-әле китмәнләү

Китмәнләп чыгу Тулысынча китмәнләү. Шуңа күрә ишле гаиләләргә уңайлы: кырмыска кебек килеп ябырылалар да тиз генә китмәнләп тә чыгалар өлешләрен. Г.Якупова

Китмәнли башлау Китмәнләргә керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә