КИТМӘН и. Җирне йомшарту, үсемлек төбенә туфрак өю һ.б. хезмәтләр өчен кулланыла торган, агач сапка туры почмак ясап утыртылган көрәк сыман үткен эш коралы. Хәйләгә каршы хәйлә бар, китмәнгә каршы кәйлә бар. Мәкаль. Иртәдән башлап кичкә чаклы балта һәм пычкы, китмән һәм көрәк куллардан төшмәде. Ш.Камал. 258 нче немец гренадёр полкы командирының боерыгында, чигенгәндә китмән, чалгы, көрәк кебек нәрсәләргә кадәр алып китәргә, диелгән иде бит. Ш.Рәкыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә