КИТЕШЛИ рәв. 1) Киткәндә, китеп барганда, юл уңаеннан, узышлый. Абзый китешли әйтә куйды: – Утыз биш ел колхоз председателе булып эшләгән Галимҗан абыең булырмын мин, энекәш, – диде. М.Мәһдиев. Ул [солдат] Шәмсенур апаның таныш авылдашы булып, --- авылга китешли, җиде төн уртасында безгә килеп кергән. Казан утлары 2) Китәр алдыннан, киткәндә. Китешли саубуллашырга керү |