КИТЕШ и. 1) Китү, китеп бару (процесс яисә хәрәкәт башлану). Шушы китеш белән мин ике ел өйгә кайтмый йөрдем. Ш.Камал. – Мин кайтмыйм шул, диде егет, каяндыр йөрәк төбеннән чыккан рәнҗүле тавыш белән, – кайтмыйм, апа! Кайтыш түгел, китеш минем... Г.Минский

2) Үсеш, алга барыш, алгарыш. Без укыган җәдит мәктәбе, әти-әниләр укыган иске мәдрәсәләр белән чагыштырганда, әлбәттә, бик зур алга китеш булган. М.Әмир. «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ны язудан максудым – милләтебезнең шул китешеннән үземнең разый түгеллегемне күрсәтеп, бу китешнең очы инкыйраз идекен белдерүдер. Г.Исхакый. Күп кешеле, зур, әмма берләшмәгән Европа илләренә Европаның алга китешеннән --- файда килерме? Р.Әхмәтьянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә