КИТЕРҮ ф. 1. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса билгеле бер урынга алып килү, күчерү, ташу. Госпитальгә тагы бик күп авыр яралыларны китерделәр. Х.Камалов. Әни бит ул әйтте, рәхмәт кенә әйтеп чык, диде. Кешегә су китереп, чалбар балакларын пычратып йөрергә кушмады. Ф.Хөсни. Икмәген дә алып кайтам, утынын да китерәм, бүтән вак-төяк хуҗалык эшләре дә минем җилкәдә. М.Шабай

2) Берәр нәрсәне икенче бер әйбергә якынайту, якын кую. Нух үз стаканына шыбырдатып аракы агызды да, үртәлеп, авызына китерде. Х.Сарьян. Без аны суга якынрак китердек тә, астына яңа гына чапкан печән түшәп, өстенә күләнкәлек ясадык. Г.Ибраһимов. Әхтәм сумканы салмыйча гына корсак турысына китерде дә бусага бүрәнәсенә куеп ачты. Казан утлары

3) Нәрсәнедер куып алып килү, хәрәкәтләнергә мәҗбүр итү (су, җил, давыл көче белән). Күңелле генә салкынча җил исте, баш, миләрне рәхәтләндерә торган тәмле яңгыр исләре китерде. Ш.Камал. Әле генә булып алган хәл, бозлы яңгыр китергән кургаш болыттай, узып та китте. Г.Минский

4) Нәрсәгә дә булса дучар итү. Укымаган балаларның ата-анага күпме зыян китерүләре, ил-күз алдында аларны рисвайлыкка төшерүләре һәркайсыбызга мәгълүм. Х.Кәрим. Халыкка кан кою, илгә хәерчелек, бөлгенлек китерә торган мондый империалистик сугышны долой! М.Гали. Мондый уйлар аның йөрәген өзеп алалар һәм еш кына күз яшен китерәләр. А.Шамов

5) Тапшыру, ирештерү. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, Муса үлгән инде, дисәләр... М.Җәлил. Полк командиры штабка килеп керү белән үк, [ул] аңа чиркәү башындагы күзәтче китергән мәгълүмат турында сөйләргә тотынды. А.Шамов

6) сөйл. Дөньяга тудыру; бирү (җанлы һәм җансыз әйберләр тур.). Уңган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер. Мәкаль. Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш. Г.Тукай. Шагыйрьләр мәгълүм өлгерлек белән революция китергән мөмкинлекләрне иҗатларында чагылдырырга алынып, поэзиягә яңа тема һәм яңа эчтәлек алып килделәр. XX йөз башы татар прозасы

7) Юл күрсәтеп, юнәлеш биреп, кая да булса алып чыгу, илтү. Бу сукмак безне туп-туры урман авызына китерде

8) Фикерне, карашны куәтләү, ныгыту, дәлилләү өчен, нәрсәгә дә булса таяну, нигезләү. Мондый цитаталарны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Ә.Рәшит

9) Кайбер эш-хәл белдерә торган исем янында килгәндә, шул исемнән аңлашылган эш яки хәрәкәтне башкаруны, үтәүне аңлата. Бик гади булганнар алар [җumeшmepү кораллары]. Я кул белән хәрәкәткә китергәннәр аны, я ишәкләр, үгезләр, атлар белән. М.Мәһдиев // Шул исем белдергән эш-хәлгә дучар итүне, сәбәпче булуны, билгеле бер нәтиҗә бирүне аңлата. Чөнки колхоз районның урта күрсәткечләренә өстәрлек әллә ни файда китермәгән кебек, зарар да китермәгәч, шул зарар китермәүне үзе бер файда дип карыйлар. Г.Минский. Шахтёрлар тормышыннан алып язылган бу әсәр шәхес драматизмына китергән сәбәпләрне бөтен тулылыгында аңларга ярдәм итә. Ф.Бәширов. Шушы фикере көч бирде Шәрифкә, кискен бер карарга китерде аны. Г.Минский

10) Нәрсәгә дә булса теләк тудыру, хис-тойгы уяту. [Баһау:] Доктор, анттыр әгәр, бүгеннән ары уема да китермәм мондый эшләрне. Г.Минский. Минем багып торуымны Китермидер уена: Йолдыз тулы күк-диңгездә Ай коена. Л.Лерон. Ул [ислам дине] – барыннан да бигрәк күңел пакьлеге. Кешелек җәмгыяте тудырган рухи кыйммәтләрне тану, иң изге эш-гамәлләргә иман китерү --- дә ул. Ә.Рәшит

11) Баш яки төшем килештәге исем белән ниндидер теләкне, уй-тойгыны аңлата. [Гаяз:] – Әллә ниләр сөйләп, ачуымны китермә әле, яме, – диде ул. – Үзеңне үзең бетерәсең. Х.Сарьян. Йокы китерү

12) күч. Нәрсәне дә булса хәтерләп, хәтерләтеп, тасвирлап сөйләү, телгә алу. Үз халкыңның саф һәм керсез икәнен һәркемгә исбат итеп йөреп булмый. Синең хакыйкатьне юкка чыгарыр өчен, йөзләгән мәкальләр, җырлар, былиналар китерәчәкләр. Ә.Рәшит

13) күч. Берәр әйберне бүләк рәвешендә бирү, нәрсәнедер бүләк итү. Чәчәкләр китерегез миңа! Хуш исле чәчәкләр! Мин аларны күз алдымда җәелгән киң кырларга сибәрмен, шул кырларда мин аларны назлап, иркәләп үстерермен. Ф.Әмирхан. Кояш көлсен, язлар сиңа Кочак-кочак чәчәк китерсен. Мәдәни җомга

14) күч. Тиешенчә итеп башкару, төгәл үтәү. Җыр җырласаң, китереп җырла, Егет икәнлегең беленсен. Җыр

15) боер. ф. форм. Кемгәдер ярдәм иткәндә, булышлык күрсәткәндә, «кая әле, бир (бирче) әле» мәгънәсендә кулланыла. Я, китер әле көндәлегеңне

2. китереп рәв. мәгъ. Сугу, бәрү, төшерү, салу кебек сүзләр алдыннан килеп, эшнең тиз арада башкарылуын белдерә. Басу капкасын чыгу белән, җирән айгырның сыртына берне китереп салган идем, айгырым дөлделдәй оча башлады. Ә.Айдар

3. ярд. ф. функ. Кайбер сүз төркемнәре янында килеп, «итү» ярдәмче фигыль функциясен башкара. --- Шул каһәр төшкән авылга һөҗүм итсәм, бөтен авылның астын-өскә китереп, һәммә кешеләрен әткәй алдында тез чүктереп гафу үтендерсәм... ---, шул чакта күңелем бераз басылыр иде әле! Г.Ибраһимов. Теге Харьков итчесенең эшләрен Москвада пыран-заран китереп ташлаганыгызны мин бик яхшы хәтерлим. А.Расих. [Хәбибулла] беренче ирдән калган мал-мөлкәтне пыран-заран китерә башлады. Ш.Хөсәенов

Китереп терәү 1) Сүзне, фикер агышын, нинди дә булса эшне четерекле, буталчык җирендә туктату, бүлү. [Шәңгәрәй] сүзне шуңа китереп терәде дә, үзе белә торып, юри хата фикер әйтте. Г.Ибраһимов; 2) Көчле дәлилләр, фактлар белән кемнең дә булса мәгънәви позициясен тар-мар итү. Китереп тоттыру Үзе көч түкмичә, мәшәкатьләнмичә, кемдер әзерләп бирү. Китереп чыгару 1) Каядыр күмелеп яткан, онытылган әйберне алып күрсәтү; 2) Берәр хатирәне яки кузгатырга кирәк булмаган сүзне, үпкәне яңарту; 3) Берәр нәрсә эшләргә кирәклекне читләтеп, кинаяләп әйтү. --- Әнинең килен рәхәте күрәсе бик килә торгандыр; моны турыдан-туры әйтеп бетермәсә дә, сүз җае белән бик нык китереп-китереп чыгара. Г.Ибраһимов; 4) Көтелмәгән сүз яки хәл чыгару. [Илдархан:] Нәрсә китереп чыгара тагын. Н.Исәнбәт; 5) Ясау, тудыру, барлыкка китерү. [Малай кардан], зуррак кисәкләрне кирпеч өйгән кебек өеп, солдатка охшаган бер фигура китереп чыгарды. К.Нәҗми; 6) Нинди дә булса кирәкмәгән бер эш чыгару, килешмәгән, ярамаган нәрсә эшләп ташлау. Вакыт-вакыт вак кына нәрсәләр белән дә үз тормышыбызны үзебез ямьсезлибез түгелмени? Юктан гына да яңа проблемалар китереп чыгарабыз түгелмени? Ә.Рәшит

Китерә башлау Китерергә тотыну. Авыз суларын китерә башлады, эх малай! Ф.Дәүләтбаев

Китерә төшү Бераз китерү, китерүне дәвам итү

Китереп бетерү Китерү эшен тәмамлау

Китереп җиткерү Ниндидер эшкә, вакытка, моментка кадәр өлгереп китерү

Китереп кую Китерү эшен башкарып чыгу. Аннары Равил кызны әлеге зәңгәр «Победа»сы белән җилтерәтеп кенә Укмаска илтеп, капка төпләренә үк китереп куйды. В.Нуруллин

Китереп тору Гел, һаман китерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә