КИТЕРЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. китерү. Һәр өстәлгә нәкъ кирәкле ризык һәм нәкъ кирәк кадәр китерелде. Г.Шәрипова. Аш китерелде, токмачы яшь кызлар кулы белән нечкә итеп киселгән. М.Мәһдиев

2) Әйтеп, күрсәтеп үтелү. Китерелгән фактлардан аңлашылганча, уңыш өчен көрәшнең Зәй якларында тиешле югарылыкта булмавы ачыкланды. Татар иле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә