КИ’ТЕЛЬ и. нем. Утыртма якалы, бер якка гына каптырмалы итеп, хәрбиләр өчен тегелгән пиджак. Яңа гына теккән яшькелт соры китель Искәндәрнең тәрбияләнгән яшь, зифа сыны өстендә шулкадәр килешле итеп торадыр иде... К.Тинчурин. Ә кояш исә, чиксез куанып, инспекторның погоннарында, фуражка кокардасында, китель төймәләрендә чагылды. З.Хәким. Армиядән яңа кайткан көннәре иде егетнең, өстендә әйбәт китель, кулында ялтырап торган гармонь иде. Р.Төхфәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә