КИТЕЛҮ II ф. 1) Ватылып, кыйпылып төшү, китекләр хасил булу. Борыны кителгән чәйнек тә, саплары төшкән ике пар чынаяк та, кырык җирдән чатнап, калай тасмалар белән коршалып беткәннәр. М.Әмир. Әле артык калынаерга өлгермәгән боз, зур-зур кисәк булып, карап торуга җиңел генә кителә. М.Әмир

2) Нәрсәнең дә булса читеннән бер өлеше кыйпылып төшү. Таш йортларның штукатурлары кубып төшкән, почмаклары кителгән. Г.Әпсәләмов. Баракның түбәгә япкан шиферлары күп җирләреннән кителгән. Мәдәни җомга

3) күч. Яхшы гына, уңышлы гына бара торган җирдән кинәт начараеп китү, җимерелү (хәл, эш, тормыш-көнкүреш тур.). Түп-түгәрәк бәхет бер яктан кителә, диләр... Халык арасында таралган әйтемдәге хакыйкать Кави белән Гөлҗиһанны урап узарга тиеш иде кебек. Казан утлары

4) күч. Төшенкелеккә бирелү, кәеф китү. Әнисе чыгып киткәч, Фатыйма иләс-миләс килеп, нигәдер, күңеле кителеп калды. З.Кадыйрова. Ажбулатовның айдай йөзе шундук кителеп төште. Х.Сарьян. Хәзер күңелем кителеп тора, юксынам үзен. А.Сафин

Кителә башлау Кителергә тотыну. Тырнакка эләксә, ул төссезләнә, калҗая һәм кителә башлый. Сөембикә

Кителеп бетү Берничә урыннан кителү. Чынаяк кителеп беткән. Балтаның йөзе кителеп беткән

Кителеп чыгу Нәрсәнең да булса берәр җире тәмам кителү. Уртасы уелган резин үкчә, хәтта унтының бер почмагы кителеп тә чыккан. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә