КИТЕКЛЕК и. 1) Китек булу. [Газизнең] борыны китеклек хәзер минем өчен әһәмиятен югалткан иде. Ш.Камал 2) күч. Кимчелек, җитешсез як; чатаклык. Минем бу бәхетлелек, үз-үземнән ризалык тойгымда ниндидер бер китеклек, җитешмәгәнлек сизелә башлады. Ф.Әмирхан. Ләкин дүрт хатынлы хаҗи семьясын хәтерләтүче «милләт» эчендәге бу китеклеккә сугыш еллары ямау салдылар. К.Нәҗми 3) күч. Рухи төшенкелек; өметсезлек. [Искәндәр Зәбирович:] Олы җан, олы җан икәнсез, Гөлсем ханым --- бала өчен иң аяныч күңел китеклеген – аның ятим, үги икәнен яшереп, үз балаларыгыз белән бер күреп тәрбияләгәнсез. Г.Гобәй. Күңел китеклеген онытыр өчен, Әүхәди бөтен барлыгы белән эшкә чумарга кереште. Ф.Яруллин |