КИТЕКЛӘНҮ ф. 1) Китек хәлгә килү, китекләр хасил булу

2) күч. Күңелсезләнү, боегу.

Китекләнә бару Торган саен ныграк китекләнү. – Да-а, – дип сузды Кашшаф. Аның бая бакчага килеп керү белән туган соклану хисе, белмим, нигәдер, китекләнә бара иде... Р.Төхфәтуллин

Китекләнеп бетү Бөтенләй китекләнү, тәмам китекләнгән хәлгә килү

Китекләнеп калу Ниндидер вакыйгадан соң китекләнгән хәлгә килү

Китекләнеп кую Кинәт кенә китекләнү. Юл буе нинди ашкынулы күтәренке күңеле биредә, күп булса, ярты сәгать эчендә китекләнде дә куйды. Р.Төхфәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә