КИТЕК и. 1. 1) Берәр нәрсәдән кителеп төшкән кыйпылчык, ярчык. Искәндәр чынаяк китеген әле бер, әле икенче ягын әйләндереп карады. Г.Гобәй. Аның кулында тутыккан зур кайчы, каршысында зур көзгедән кителеп төшкән көзге китеге. К.Тинчурин. Бераздан соң мин үземнең балтыр итенә мина китеге тигәнен белдем. А.Расих

2) Кителеп торган урын, уенты. Ирен китеге

3) сөйл. Берәр мәйданның, урынның почмакланып чыгып торган өлеше. Басуның сөрелми калган китекләре

4) күч. Кимчелек, җитешсезлек; нәрсәдер җитешмәү күренеше. Җырның ертыгы юк, көйнең китеге юк. Мәкаль

2. с. мәгъ. 1) Китеге (2 мәгъ.) булган, кителгән. Сиртмәнең җиргә тиеп торган башы, үзенә тагылган --- борыны китек балта, тимер кыршау, тагын әллә нәрсәләрне шалдыр-шолдыр өстерәп, югары күтәрелде. Г.Гобәй. Рөстәм, үзенең дус малайларын алачыктагы китек ураклар, чалгы сыныклары белән коралландырып, кичке эңгердә пәри карарга барган иде. К.Нәҗми

2) Почмаклап киселгән, почмаклап уеп алынган. [Зыяның] өстендә китек якалы кыска бишмәт белән тар гына чалбар. Х.Садри

3) күч. Кимчелеге булган, җитешмәгән. Тик бер генә китек ягы бар Зәлия күңеленең: улына иптәш табып бирә алмады. Г.Якупова

4) күч. Бөтен булмаган, канәгатьләндермәгән. [Гыйльмениса:] Юк, мин генә түгел мондый китек язмышка дучар булган кеше! – дип уйлап куйды. Ф.Хөсни

3. хәб. функ. Кимчелекле, җитешсез ягы булган, канәгатьләнерлек түгел. Чөнки әгәр лампа яндырсаң, Сабан туе тирәләрендә генә була торган бу үзалдына бер моңсу соры тынлык юкка чыгар да, бәйрәм куанычының кайсы ягыдыр китек булыр кебек иде. Г.Бәширов. Бу юлы Гали шаркылдап көлеп җибәрде. --- безнең колхоздагы хезмәт көненә тигән ипи, ахры. Әнә бит, бер чите китек. Р.Төхфәтуллин. Күңеле китекләргә сүздә сак бул, Каты бәрелә күрмә ялгызга. Р.Фәйзуллин

Китек колак Үр куяны. Ләкин куян куян шул инде, эт ярга чыгып, эзгә төшкәнче, китек колактан җилләр искән иде. Г.Гобәй. Китек күңел Төшенкелек, боеклык, үзен кимсетелгән итеп тою. Хәер, кирәге генә юк. Сабыйларның нарасый күңелендә вакытсыз ачы гамь уятып, ананың болай да китек күңелен телгәләп йөргәнче, исе-хушы да булмавы мең артык!.. Р.Төхфәтуллин. Шунда ук китек күңел үкенә дә башлый. Нигә авыру килеш, тыны буыла-буыла эшләде икән [әти]? Г.Бәширов. Әмма китек күңел бик кызык икән. Хәзер чайкалып түгелергә, хәзер уалып ватылырга тора. Э.Шәрифуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә