КИТӘРҮ ф. 1) Берәр әйбер эченә сеңгән нәрсәне бетерү, нәрсәдән дә булса арындыру. Күлмәктәге тапны китәрү

2) Алдыру, алу, кырдыру (чәчне, сакал-мыекны). Төпле белем алырга туры килмәгәнлектән, чәч-сакал китәрү ханәсендә кассир һәм кием бирүче булып эшләгән чагы да булган Нәфисәнең. Р.Әмирхан. Вә дәхи бала тугач берничә көннән соң, баланың чәчен китәреп, шул чәч авырлыгы алтын яки көмеш садака бирәләр. К.Насыйри. Карт сакал-мыегын бик тырышып китәргән. Г.Мөхәммәтшин

3) Ямен җибәрү, бозу. Бу кыз Илһамия атлы булып, матурлыгы белән дә иптәшләреннән аерылып тора иде. Зур, көчле куллары гына төс матурлыгын бераз китәрә сыман. Х.Сарьян. Бу «кызыл чалмалы» кеше белән көтмәгәндә очрашу профессорның кәефен китәрде. Г.Әпсәләмов

4) Бар, булган нәрсәне юкка чыгару, юк итү. Күңелдән китәрер өч нәрсә кайгы: яшел чирәм, гүзәл ярың, агар су. Әйтем. Зарарын китәрү

Китәреп бетерү Тәмам, тулысынча китәрү; бөтенләй юкка чыгару

Китәреп тору Даими рәвештә китәрү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә