КИТӘН и. гар. 1. Яхшы сыйфатлы җитен сүсеннән сугылган ак киндер тукыма. Күлмәклеккә алдым ак китән, Еракларга, җаный, мин китәм. Җыр. Агы – китән, яшеле – суган, утырыр солтан, кычкырыр шайтан. Табышмак. Сугучы сугадыр китән. К.Насыйри

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән. Китән күлмәк киштәдә, киндер күлмәк киртәдә. Мәкаль. Китән күлмәк тектердем һәр җомгада кияргә. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә