КИТАПЧЫК и. Зур булмаган, кечкенә китап. Җәйгә чыккач, ат ашатырга барганда, икмәк сыныгы белән янәшә, куенымда берәр китапчык та була иде. Күбрәк укый торгач, миңа бу китапчыкта язылган чыпчык борыны тикле хикәяләр берничә катлы кебек тоела башлады. Г.Бәширов. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовның бәләкәй генә «Кыңгырау» исемле китапчыгы чыккан чак. Ә.Рәшитов. Г.Шәрәф яшь шагыйрьнең шигырьләр тупламын кабул итә дә, бер генә түгел, бәлки ике китапчык итеп, тиз арада басып чыгара. И.Нуруллин |