КИТАПЧЫ и. 1) Китап җыючы 2) иск. Китап бастыручы, нашир. Башта ул [«Шәрхе Габдулла»] кул белән язылып, күчерелеп йөртелсә дә, Казан китапчылары аны бастырып таратырга керешкәннәр. М.Гафури. Китапчылар сугыш бәетләре, дошман угыннан саклаучы догалар басып тараттылар. К.Нәҗми 3) Китап белән сәүдә итүче, китап сатучы. Юл буе борчылып бардым: «Ай-һай, бу пычракта чана сөйрәп йөрерме икән китапчы абзый?» Пычрак дип тормаган, китапчы агай килгән иде, рәхмәт төшкере! Г.Бәширов |