КИТА’ПЧА рәв. 1. Китапта язылганча; китап теле белән. Ләис Зөлкарнәев сабыррак, басынкырак эш итә, --- аның фикер сөреше бераз китапчарак – аңа күбрәк зыялылык хас. Ә.Рәшитов. Акрын гына, ыспайлап кына кайсыбер тозлырак сүзләрне гарәпчәләп, фарсычалап кына китапча җибәрәләр. К.Тинчурин 2. с. мәгъ. Китап теленә хас, китап стилендә булган. Китапча сүзләргә абстракт лексиканың күпчелеге керә. Эш кәгазьләре һәм рәсми документларда теркәлгән сүзләр дә китапча сүзләргә керә. Ф.Сафиуллина. Хәлфә абыйның өсте-башы да чибәр, сүзе-өне дә, авыл егетләренеке кебек килде-китте, ордым-бәрдем түгел, китапча. Г.Бәширов |