КИТАП и. гар. 1) Нинди дә булса текстны эченә алган, битләре бер тәртипкә салынып төпләнгән басма (элек: кулъязма) әсәр. Китап – бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы. Мәкаль. Кызганычка каршы, ерак гасырлардан ул китапларның абсолют күпчелеге безгә килеп җитмәгән. Татар кулъязма китабының тарихы гаять фаҗигале. Ә.Кәримуллин. Көннәрдән бер көнне әтинең китаплары арасында актарынганда, сәер бер шигырь җыентыгына юлыктым. Ә.Фәйзи 2) Аерым басма итеп чыгарылган зур гына күләмле язма әсәр яки җыентык. Казан ханлыгы чорында да, хәтта татарча басма китап барлыкка килгәч тә, бездә күчереп китап язу белән шөгыльләнүче осталар күп булуы тарихта яхшы билгеле. Ә.Кәримуллин. Халыкның хәтере – аның язма һәм басма китабында. Тел – милләтнең сакчысы 3) Әдәби әсәрнең зур кисәге. Романның беренче китабы шагыйрьнең бала чагыннан башлана. Ә.Еники 4) эвф. Коръән яки бүтән изге язма. Китап әйтә: үзеңнән түбәннәргә карап шөкер ит, югарыларга карап фикер ит. Ш.Камал. Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, --- Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның изге сәхифәләрен актарам. Г.Тукай ◊ Китап кушмый Нинди дә булса сүзнең яки гамәлнең кагыйдәгә, законга сыешмавын белдерә. Алай өзгәләнергә ярамый, Зифа балам, китап кушмый. Р.Хафизова. Китап күтәрмәс сүз к. китапта язылмый торган сүз. Аннары Баһау тагы бер сүз әйтте: бу сүзне язсаң, китап күтәрмәс иде. Г.Минский. Китап сүзе Китапта булган хикмәтле сүз; акыллы фикер. Өйдә кеше күп булганга һәм китап сүзләре сөйләнгәнгә күрә, артык күңелсезлек хис ителмәгән кебек булды. М.Гафури. Әдәбият сөючеләр Тукай йортына бер изге җиргә килгәндәй аяк басалар: китап сүзе, гыйбрәтле сүз көтә аларны биредә. Ә.Рәшит. Татарлар гарәфәләрдә һәм бәйрәмнәрдә, җыеннарда һәм кичәләрдә чәчәнне түгел, ә «китап сүзе»н тыңлаганнар [«Йосыф китабы», «Таһир белән Зөһрә» һ.б.ш. язма дастаннар]. Р.Әхмәтьянов. Китапта язылмый торган сүз Әйтергә оят, әдәпсез сүз. Көтүче Кузьма --- [кәҗәләрне] бер дә китапта язылмый торган сүзләр белән сүгә. Ш.Камал |