КИТАБИ с. гар. 1) Язма әдәби тел өчен генә хас, китапта кулланыла торган. Әкият сүзе үзе дә – китаби хикәят (хикаять) сүзеннән үзгәргән вариант. Р.Әхмәтьянов. Кайда гына яшәсәләр дә, татарлар – гыйлемгә, китаби сүзгә, уку-язуга хирыс халык. Казан утлары

2) Дөньяны аңлатуы, йола-кагыйдәләре билгеле бер изге китап белән бәйләнгән, шуңа нигезләнгән. Китаби диннәр – яһүдилек, христианлык һәм ислам



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә