КИСҮ ф. 1) Нәрсәне дә булса үткен корал белән өлешләргә, кисәкләргә бүлү, турау. Тиз барып җиткән җегет, эшкә тотынган баргач ук, Кисә башлаган утынны балта берлән тук та тук. Г.Тукай. Шулай ук хәнҗәр белән, зур-зур телемнәр итеп, солдат ипиен кистеләр. М.Әмир. Бабай пычкыны кулына алып карады да сызгырып җибәрде: «Гали кылычы икән бу пычкы! Моның белән утын түгел, бәрәңге дә кисеп булмый». Г.Әпсәләмов 2) Кыскарту (чәч, сакал һ.б.ш. тур.). [Әнисе:] Нигә, балам, бу яулыгыңны бер дә салмыйсың, әллә толымнарыңны кистеңме? З.Кадыйрова. Яшьрәк хатыннар --- бер-берсенең колакларына пышылдыйлар: – Бусы чәчен кисмәгән икән, теге вакыт килгәне кискән иде бит, тумачый, ә? А.Шамов. Искә төште: көз җитсә, йорт казлары сылу гәүдәләрен күтәрә алмасалар да очарга маташалар. --- Шуңа ул казларның канат очларын кисәләр. Г.Якупова 3) Өс яки аяк киеме тегү өчен тукыма, күн яки мехны билгеле бер өлгедәге кисәкләргә бүлү. Үлчәүсез кием кисмиләр. Мәкаль. Сафа абзый, сәке өстенә менеп, тезен чәнчеп утырды да чикмән кисте. Г.Бәширов. [Габделкәрим:] Тегүчегә дә бер кискәнче җиде кат үлчәргә кушалар, ә хирург җитмеш җиде тапкыр уйларга тиеш. Г.Әпсәләмов 4) Кешенең кайсы да булса әгъзасының зарарланган өлешен операция юлы белән аерып алу. Яшь доктор тәҗрибә өчен аның аягын шахта лазаретында ук кисәргә теләсә дә, Хәйрулла агай күнмәде. К.Тинчурин. Имгәнүчеләр бик күп иде. --- Кайберләренең хәтта аяк-кулларын кисәргә туры килде. Г.Әпсәләмов 5) Тәнне үткен әйбер белән зарарлау, җәрәхәтләү. [Мостафа:] Сугышта куркырга ярамый: кыюны пуля да алмый, кылыч та кисми. Г.Кутуй. [Фашистлар] Спирт белән [баланың] тәнен сөртәләр. Уеп-уеп тиресен кисәләр. Ф.Кәрим 6) Берәр каты әйберне нинди дә булса кискеч корал белән вату, кисәкләргә ваклау. Шахтёр егет күмер кисә, Кемнәр ала исәбен? Җыр. – Ташын да кистек, инәй, – дип көлде абый. Х.Сарьян 7) Төзү материалы яки утын буларак агач хәзерләү. Агач киссәң – озын кис, тимер киссәң – кыска кис. Мәкаль. Хәзер әтинең ул каены, ышкыганда, кискәндә, коры сөяк шикелле кетердәп тора. Г.Бәширов. Мифтах мәрхүм исән чагында Шәмгунга бик күп сука сукалады, урак урды, әвен сукты, урман кисте. А.Шамов 8) Нәрсәнедер бер өлешен бүлеп алып киметү. Хәдичә җикереп җибәрде: – Үтмәде! Абзарыңнан сыерыңны җитәкләп алып чыгып киткән, бәрәңге бакчаңны кискән елларны оныттыңмыни? Ф.Садриев. Эш хакын кисү 9) Нәрсәнедер икегә аерып узу, аркылы чыгу. Кыш үз ямен алып килде: сызылып кына үткән беренче чана эзләре, үрләрне, үзәннәрне --- кисеп үткән чаңгы юллары... Г.Гобәй. Фатыйма елганы кисеп чыгып, өйләр шәүләсе күренә башлагач кына бик аруын тойды. З.Кадыйрова. [Әминә:] – Әллә куян инде? – Юлыбызны кисмәкче булган иде, юньсез!.. – Киссә ни булган? Г.Минский 10) Каты басым ясап, тәндә эз калдыру, җәрәхәтләү (бау, киндерә һ.б.ш. тур.). Яхшы атның башын нукта кисәр. Мәкаль. Чиләк бавы кулны кисә, кайта-кайта беләгем өзелеп төшеп калган кебек була. Ф.Хөсни 11) Әчеттереп, яндырып авырттыру, әрнетү (җил, төтен, зарарлы парлар һ.б. тур.). Суык җилләр йөзне кисте. Г.Афзал. Җаинәт җыр башлау белән бөтенләй үзгәрде: язгы көн кисүдән караеп тупасланган бите йомшарып, мөлаемланып китте. Х.Сарьян 12) күч. Кыйнау, тукмау. Тотындык без Шәле [егетләрен] кисәргә. Ватабыз үзләрен; аяк белән дә, кул белән дә изәбез үзләрен. Ф.Сәйфи-Казанлы 13) күч. Кыру, юк итү. Шундый кисәрбез, шундый кисәрбез ул каһәрләрне [фашистларны] без: җирдә тузаны да калмас. Г.Кутуй. Барысы-барысы өчен кисәсе иде менә хәзер автоматтан боргалап-боргалап [фашистларны]! Ш.Рәкыйпов. [Шәйхи:] Юк шул, иптәшкәй, борын төбендә казак кылычы торганда йоклый алмассың. Йоклый башлагач кына килеп кисәрләр. Ш.Усманов 14) күч. Үтерү, яшәүдән туктату. Нәкъ шушы бәйрәм көнне авылның гына түгел, ә районның алдынгы кешесе, коммунист Нуриазданов Нуриман иптәшнең гомерен кистеләр. Х.Сарьян. Мондагы [медицина учреждениесе] кечкенә генә гамьсезлекнең дә кемнең дә булса йөрәгенә салкын без булып барып кадалуы, кайберсенең хәтта гомерен кисүе дә мөмкин. Г.Әпсәләмов 15) күч. Нинди дә булса эш-хәрәкәтнең, сүзнең барышын туктату, өзү. Килбәтетдин бай көлкене нәкъ урта бер җиреннән кисеп, мәсьәләне дингә күчерергә теләп, Нигъмәтҗан абзыйның корсагына баш бармагы белән төртте. Ф.Әмирхан. Монда, саксызлык күрсәтеп, барыр юлыңны кисәргә, кайтыр юлыңдагы күперне җимерергә ярамый. Я.Зәнкиев. Мәхмүт --- учительгә рәнҗешле караш белән карады да сүзен кисте. М.Гафури 16) күч. Нинди дә булса эшкә комачаулау, аркылы төшү. Аулак бер җирдә әтинең юлын берничә кораллы адәм кисә. Р.Әмирхан. Биям куш аяклап әле уңга сикерә, әле сулга чабып китмәкче була. Аның саен мин каршысына чыгып юлын кисәм. Мин, аны-моны уйламыйча, юл сабып кына китәргә итеп карадым. Юк, тагы кистеләр. Х.Сарьян. Без Вена шәһәренең тимер юл вокзалына һөҗүм итәргә, мөмкин булса, аны алырга, немецларның чигенү юлын кисәргә тиеш идек. Гасырлар авазы 17) күч. Бетерү, юк итү (ышанычны, өметне һ.б.ны). Матур тормыш, якты көн күрүдән Өметләрен тәмам кискәннәр. М.Гафури. – Я инде, Ләксәндер, ялындырма инде, яшьләрнең өметләрен кисмә инде! – дип, олырак яшьтәге агайлар да сүзгә кушылды. Г.Ахунов 18) күч. Берәр нәрсә исәбенә нәрсәнедер күләм, сан, зурлык ягыннан киметү, азайту. Нуриасма үзе пөхтәлекне яратты, тик бу йокыны кисү бәрабәренә эшләнде. Ф.Садриев. [Чәмәт:] Әгәр без бер Хәсәновныкын гына чыгарсак (ә аның сигез генә табак), «Гыйльми язмалар»ның күләмен кисәчәкләр. Х.Сарьян. Биш битлек текстның өч битен кискәннәр. Ә.Кәримуллин 19) күч. Катгый рәвештә, артык бәхәсләшергә урын калдырмаслык итеп әйтү. Ләкин карт аз гына да йомшармады; шундый ук рәхимсез, каты шелтә белән кисте. – Сиңа нигә фатиха тагын. Г.Ибраһимов. Ишек төбендә генә аның юлын секретарьның тимер тавышы кисте: – Ярамый: анда утырыш. Х.Сарьян. – Юк, мин сенсация артыннан кумыйм, – дип кисте язучы. – Сенсация сезгә кирәк булды ахрысы. Казан утлары 20) күч. Бетерү, юкка чыгару. Үз ризыгыңны үзең кисү 21) күч. Җанны әрнетү; кайгы-хәсрәткә салу. Үзәк өзгеч аваз, йөрәкләребезне кисеп, яңадан кабатлады: – Коткарыгыз!.. М.Әмир. Кичке җиләс җил исә, Йөрәкне сагыш кисә. Ә.Исхак. Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, – Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы. Г.Тукай ◊ Кисәр карасы юк Тоташ май гына булган симез ит турында. Быел симерткән сугымыбыз шундый симез булып чыкты: бер дә кисәр карасы юк, чат май гына. Н.Исәнбәт. Кисеп ташлаган (кискән) тырнагына да тормау Тиң булмаган, чагыштыргысыз дәрәҗәдә түбән булган. [Кәрим:] Кара Гайфи безнең тарафтан көлкегә мисал итеп сөйләнерлек адәм түгел... Без аның кисеп ташлаган тырнагына да тормыйбыз. Г.Ибраһимов. [Камил:] – Галиев тә мөдир булса, аннан... – Ә нигә? – Ул сезнең кисеп ташлаган тырнагыгызга да тормый бит! Х.Сарьян. Кискән дә каплаган Тулы охшашлык турында Кисә бару Барысын рәттән кисү Кисә башлау Кисәргә керешү. Техника куәте белән масайган кеше ---, гидростанция салам дип, йөз меңнәрчә гектар болыннарны су астында калдыра, урманнарны кисә башлады. Г.Бәширов Кисә бирү Кисүне дәвам итү. Ләкин үгез кебек таза Җәмилгә үги әнисе ипи телемен бик юка итеп кисеп бирә икән. М.Мәһдиев Кисә тору Хәзерге вакытта, вакытлыча кисү. Ибне адәм кисә торыр – урман халкы үсә торыр. Мәкаль Кисеп алу Беркадәр (бераз) кисү. Күчермәне җиңелрәк төшерү өчен, өлгедә булган уйдырмаларның киңлекләрен кисеп алабыз. Әгәр кысаны кыектан кисеп алырга туры килсә, билгә кереш үткәрергә кирәк. Л.Мөхәммәт. Шактый тирән күмелгән икән, кәсен кисеп алып, көрәкне тирән батыргач кына, дымлы соры туфракта чынаяк тәтие елтырап күренде. Г.Гобәй. Корый башлагач, каенны авыл кешеләре кисеп алып, утынга мәктәп миченә яктылар. Г.Ахунов Кисеп бетерү Нәрсәне дә булса кисүне тәмамлау. Ә кисеп бетергәч, бер сүз дә әйтмичә, Хәлимне арык күкрәгенә кысып, сөеп торды. Г.Гобой Кисеп ташлау Бөтенләй кисү; тоташ кискән хәлгә китерү Кисеп тору Даими рәвештә кисү; кисү эшен башкару. [Фәрдәнә:] – Фронтовикларга тире бияләйләр тегәбез. --- Артельдән килгән бер апа белән Рәхимә җиңги кисеп тора, без тегәбез. Г.Гобәй |