КИСТЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. кисү. Шәмгун казна урманын урлады. Урлады түгел, делянкалап кистерде. А.Шамов. Башта ул Машаны танымады. --- калын толымнарын да кистергән. Ш.Рәкыйпов. Сәлимә сулагай ура икән. Керт-керт кенә кистереп, ул миңа таба урып килә. Г.Бәширов 2) Орынма сугу, бәрү белән тиешле урынга юнәлтү (мәс., шарны, тупны бильярд, футбол, волейбол һ.б.ш. уеннарда) 3) Үтеп чыгу, аркылы чыгу. Ташу безнең буага төртелү белән, агым әкренәйде. Без агымны туры кистермибез, түбәнгә таба чапрыш кистерәбез. Х.Сарьян. Әгәр елганы бу урыннан кистереп чыксаң, җәй көнендәге шикелле ындыр артлап кына кайтып булмый. Казан утлары 4) күч. сөйл. Катгый бер фикергә, карарга килү; берәр мәсьәләне хәл итү Кистерә башлау Кистерергә тотыну. Мәктәпкә килүгә, бөтен кызлар кырылышып чәчен кистерә башлар әле сиңа карап, әйтте диярсең менә. С.Гаффарова Кистерә төшү Бераз кистерү Кистереп бетерү Бөтенесен дә кистерү Кистереп калу Берәр нәрсә булганчы кистерү эшен башкарырга өлгерү Кистереп килү Билгеле бер вакыттан башлап даими рәвештә кистерү Кистереп кую Алдан кистерү Кистереп тору Даими рәвештә кистерү |