КИСТЕРЕП рәв. 1) Ачык итеп, өзеп. Бермәлне мәхдүм әтисеннән, табигатькә, җәмгыятькә мөсавәт, ягъни тигезлек дигән нәрсә хасмы ул, дип сорап куя. Дәмолла хәзрәт улына кистереп җавап бирергә ашыкмый. Р.Әмирхан. – Миңа кешенең акчасы кирәкми, абыстай. Тормыш көтәрлек, дөньямны үзенеке кебек итеп тотарлык иптәш кирәк, – диде Тутыя, кистереп кенә. Э.Шәрифуллина. Сөйләшү җайланмасыннан ишетелгән яңгыравык тавыш иясе азрак сабыр итүне сорады һәм, өч-дүрт минут үтмәгәндер, хәрбиләргә хас булганча кистереп, тәгаенләп: – Бүләкләнүчеләр картотекасында андый Вәлиев бар, – диде. Ш.Рәкыйпов 2) Нык яңгырап, аермачык булып (тавыш тур.). Тишек чиләгенең суы агып беткәч, җиңеләйгән кое сиртмәсе авыр шыгырдап икенче якка авыша, коры агач тавышы салкын төн тынлыгын кистереп-кистереп, еракка яңгырый. М.Мәһдиев 3) Кинәт, капыл. Башыма кистереп кенә сызлау капты. Х.Сарьян |