КИСТӘН и. фар. Таякның бер очына чылбыр яки каеш ярдәмендә тимер шар, гер һ.б.ш. авыр әйбер беркетелгән, икенче башында кулга кию өчен элмәге булган борынгы сугыш яки ау коралы. Кистәннәр, каешка яки чылбырга тагылган 200–300 грамм авырлыктагы герләрдән гыйбарәт хәлдә, сугышчының коралы булып саналган. И.Измайлов. Гомәр кулындагы кистәннең калын башы берлән картның туры маңлаена төзәп селтәде. Г.Ибраһимов. Археологлар кистәннең бәргеч өлеше (тумары) сөяктән, тимердән, бронзадан ясалганнарын табалар. А.Тимергалин |