КИСМӘК и. Тар-тар такта кисәкләрен кыршаулар белән беркетеп яки юан агач түмәренең эчен уеп ясалган зур савыт. [Мәликә апа] кисмәккә шабырдатып су салганда гына уйларыннан айнып киткәндәй булды. Ә.Бикчәнтәева. Төче күмәч дигәнебез кечерәк кисмәк капкачына ярарлык менә дигән такта иде. М.Әмир. Хуҗалар --- берсен-берсе бүлеп җавап бирә бардылар: – Әллә Казанда юк? Пожар сарае ич. – Кисмәкләре нәрсәгә? – Менә тагы!.. Пожар сүндерергә, – диде Фәрит. Г.Гобәй |