КИСЛОТА и. рус хим. 1) Составында бик актив кушылма – гидроксид булган матдә. Көлсыман туфрак ясалганда, беренчел һәм икенчел минераллар туктаусыз таркалалар. Аларның таркалуында органик кислоталар зур роль уйный. А.Фаткуллин. Һава парларында газлар һәм каты матдәләр эрүе тоз, кислота катнашмаларын барлыкка китерә. Төзү материаллары

2) Эреткечнең уңай корылган ионнарын бүлеп чыгара торган матдә. Судагы эретмәләрдә күп кенә кислоталар әче тирәлек хасил итәләр һәм лакмусны кызыл төскә буйыйлар. Р.Сәйфуллин, Г.Хисамиев. Кислота белән селтеләр өс һәм аяк киемнәрен ашыйлар. Химия



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә