КИСКЕЧ и. 1. 1) Металл, таш һ.б.ш. каты әйберләрне кисү, эшкәртү өчен кулланыла торган корал; русчасы: резец. [Азат:] – Нишләп булмасын, ә болар нәрсә? – дип, Чәмәт алдына исемнәрен әйтә-әйтә пычкысын, өтергесен, кискечен тезә башлады. Х.Сарьян. --- Шкаф шүрлекләрендә һәртөрле никель савыт-саба, инструментлар күзгә чагыла: кыскычлар, кискечләр... Г.Минский. [Вәлетдин:] Күперне ел әйләнәсендә төзеп бетерергә диелгән: боз кискечләре корычтан эшләнәчәк. М.Кәрим 2) махс. Машиналарның яки җайланмаларның кисә торган өлеше; чапкыч; русчасы: резак. [«Казмаш» заводы] С-80 тракторына җайлап йөртелә торган куак кискечләр, тракторга запас частьлар эшләп чыгарган. Г.Әпсәләмов. Түмгәк кискеч 2. с. мәгъ. Каты әйберләрне кисү өчен җайланган. Кискеч төрән 2) анат. Авызның алгы ягында урнашкан, тешләп алу өчен хезмәт иткән (тешләр тур.). Өске һәм аскы казналыкларның алгы өлешендә 4 әр яссы кискеч тешләр була. Анатомия. Кеше азыкны кискеч һәм казык тешләр ярдәмендә тешләп ала. Биология |