КИСКЕНЛӘШҮ ф. 1) Катлаулырак, киеренкерәк төс алу, киеренкегә әйләнү. Халыкара хәл кискенләшү. Сыйнфый көрәш кискенләшү

2) Авыраю, кыенлашу, читенләшү. [Мәхмүд абый] Үзен эзәрлекләнгән киек хәлендә күреп, тыенкы шом белән яши. Бу халәт торган саен кискенләшә. Р.Әмирхан. Ат тәмам ярсый, аның борын тишекләре киңәя, сулышы кискенләшә. Г.Кашшаф. Хроник чирләрнең кискенләшүе

3) Үзара мөнәсәбәтләр кискен бозылу, начарлану

4) Кырыслану, артык җитдиләнү; беркадәр рәхимсезләнү. Гаяз кинәт кызарды, кинәт агарды. Күзләре кисәк кискенләштеләр. М.Әмир

5) Тәэсир итү көче арту. [Сөләймановның] тыныч, сабыр гына сөйләгән сүзләре торган саен көчәя, кискенләшә, хәтта усаллана барган кебек иде. Ә.Еники

Кискенләшә бару Торган саен ныграк кискенләшү. Вакыт үзенекен иткән, казачий гаскәрнең үз эчендә дә каршылыклар кискенләшә барган. И.Нуруллин. Ләкин хәл сәгать саен, минут саен кискенләшә барды. Г.Гобәй

Кискенләшә башлау Кискенләшүгә бару. Тын юлы авырулары кыш башында кискенләшә башларга мөмкин. Әлмәт таңнары

Кискенләшә төшү Беркадәр, бераз кискенләшү; тагы да кискенләшү. Әминәнең тавышы кискенләшә төште. Г.Минский

Кискенләшеп китү Кинәттән кискенләшү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә