КИСКЕНЛӘШТЕРҮ ф. 1) Катлауландыру, киеренке хәлгә китерү. Васыятькә тугрылык саклаган яшь мулла --- мәсьәләне баштан ук кискенләштерүне кулай күрмичә, бу эшнең ата-аналар ихтыярында икәненә басым ясый. Р.Әмирхан. [Гали Галиевич:] Кызыксынган кешеләр бар, димәк. Араларыгызны яңадан кискенләштерүчеләр бар. Соңыннан үзегез дә белерсез. Х.Сарьян. Күзгә күренеп үткән урыннарда бодайларның бер җирдә куе, бер җирдә сирәк булып күренеп калулары бу сорауны тагын да кискенләштерделәр. М.Әмир

2) Көчәйтү, куәтләндерү. [Газизә] гүя Мохтарның күңеленә килгән сорауны кискенләштерү өчен, әткәсенең [сүзләрен куәтләде]. Ш.Камал

Кискенләштерә бару Торган саен ныграк кискенләштерү

Кискенләштереп бетерү Бөтенләй (тәмам) кискенләштерү

Кискенләштереп җибәрү Тиз арада яки кинәттән кискенләштерү

Кискенләштереп тору Даими рәвештә кискенләштерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә