КИСКЕНЛЕК и. 1) Кискен булу. Элек --- шуклыгы белән мәктәптә укытучыларның теңкәләренә тиеп беткән малай хәзер әнә баһадирларча киң җилкәле, нык ышаныч һәм кискенлек сизелеп торган хәрәкәтле егет булган. Р.Төхфәтуллин. Хатынның бу сүзләрендә кинәт туган бер кискенлек һәм горурлык ишетелә. Г.Минский. Дөнья күләмендә әле дә бөтен кискенлеге белән дәвам иткән --- ул аяусыз көрәшнең серләренә бүген дә кирәгенчә төшенеп бетү җиңел түгел безгә. М.Әмир

2) Катгыйлык, кырыслык. Яшь идеология, рух дөньясында барган көрәш кискенлеген Ә.Фәйзи «Флейталар» (1933) поэмасында чагылдыра. Р.Зарипова. Ул чакта мин боларны – Ленаның тирәнлеген, фаҗигасенең кискенлеген аңлап бетермәдем. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә