КИСКӘЛӘНҮ ф. 1) Күп кисәкләргә яки өлешләргә киселү

2) Күп урыннан, төрле төштән киселү, телгәләнү (бәрелү-сугылудан, җәрәхәтләнүдән, җилдән һ.б.ш.). Иңбашы кылыч белән кискәләнгән

Кискәләнә бару Рәттән кискәләнү; ныграк кискәләнү

Кискәләнә төшү Беркадәр, бераз кискәләнү

Кискәләнеп бетү Бөтенләй, тәмам кискәләнү, тәмам кискәләнгән (туракланган) хәлгә килү. Тәгъзимә уң кулына карап алды. Чыннан да, аның кулы каралып, кискәләнеп беткән иде. А.Расих. Архивлар белән эш иткән кешеләр бер нәрсәгә хәйран кала: әлеге газета-журналлар туракланып, кискәләнеп беткән. Ә.Рәшитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә