КИСКӘ и. 1) Кисеп аударылган агач кисентесе; юан түмәр. Балта чапканчы кискә ял итә. Мәкаль. Кесмәс ярлары җимерелгәндә, сөяккә әйләнгән юан-юан агач кәүсәләре чыга, моны бездә кискә дип йөртәләр. М.Мәһдиев. Кыяфәте дә килеп тора: имән кискәседәй таза гәүдәле, кызыл йөзле, карчыга борынлы... И.Нуруллин 2) диал. Кузла; утын кискәндә кулланыла торган стан ◊ Кискә булып яту Комачаулык итү, тоткарлау. [Фатыйма бикә] Кызының олуг бәхетенә ирешү юлында кискә булып яткан Зыяның язмыш кулы илә алып ташлануына чыннан да куана иде. Г.Ибраһимов. Кискәдәй яту к. кискә булып яту. Гомумән, ул үзенә каршы төшкән, юлында кискәдәй яткан теләсә кем өстеннән яла-ифтира язудан чирканмый. Х.Сарьян. Кискә кебек Эшкә авыр кузгала торган, инициативасыз (кеше) |