КИСЕЯ и. рус 1. Киҗе-мамыктан эшләнгән үтә күренмәле җиңел тукыма. Тәрәзә пәрдәләре ак бүздән яки кисеядән була. К.Насыйри

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан эшләнгән яисә шуннан тегелгән. Бай йорты тәрәзәләренең берсендә ашыгыч кына күтәрелгән кисея пәрдәнең күбектәй кабаруын ул искәрмәде. Г.Шәрипова. Ул көзге кебек шоп-шома су өсләре, ул кызларның кисея шарфы кебек җиңел ак томаннар. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә