КИСЕШҮ ф. 1) урт. юн. к. кисү. [Тикшерүче:] Соравым: манара кисешкән өчен, аңа берәрсенең янаганын ишетмәдегезме? Х.Сарьян 2) Нәрсәләрнең дә булса үзара тоташуы һәм як-якка аерылып китүе. Ике гасыр кисешкән чорда төрле дәрәҗәдәге хакимият хуҗаларының да психологиясе үзгәрде. Казан утлары. Урамнар кисешкән урыннарны үтүе кыенрак, анда танклар белән эш итә идек. Гасырлар авазы 3) мат. Сызыклар һәм яссылыклар турында: уртак ноктада яисә уртак сызыкта очрашу. Ике яссылык кисешүеннән барлыкка килгән почмак ике кырлы почмак дип атала. Математика. Кисешү ноктасы. Параллель сызыклар кисешмиләр 4) күч. Бик каты талашу-сугышу, суешу |