КИСЕНТЕ и. 1) Әйбернең кисеп алынган бер өлеше. --- мөдир терсәктән киселгән кул кисентесен Фирдүснең борын төбендә селки башлады. Г.Ахунов. Читән буена узган ел гына тирәк кисентеләре тезеп утырткан идем. М.Әмир. Бүрәнә кисентеләре. Такта кисентеләре 2) к. кисем. [Йосыф] өрәңге кисентесендәге тамчыларны күргәч, авыр гына сулап: – Бүген кискәннәр, – дип уйлады. К.Нәҗми 3) Урманда агачлар киселгән урын, кисентек. Бригадир анда-санда гына аударылмый калган наратлар белән чуарланган киң кисенте буйлап китеп барды. Г.Әпсәләмов. Аюхан көн дә урманга бара, барган саен теге урман кисентесе аша үтә, бер-ике агачны аты белән сөйрәтеп ачыклыкка чыгарып, чистартып китә. Г.Якупова 4) Җиргә батып кергән тәгәрмәч эзеннән хасил булган чокыр-чакырлар. Көзге пычракта бозылып калган урамнар, юллар бөтен казылмалары, кисенте вә чокырлары белән бер төн эчендә шакыраеп каталар. Г.Бәширов 5) тар. Россиядә 1861 елгы крестьян реформалары вакытында алпавытлар тарафыннан крестьяннарның имана җирләреннән кисеп алынган участок |