КИСЕМ и. мат. 1) Предметны кисеп алган урында барлыкка килгән өслек. Аркылы кисеме квадрат формасында булган авыр балканы, 30°лы почмак ясап авышкан яссылык буенча шудырып, машинадан төшерәләр. Физикадан мәсьәләләр һәм күнегүләр җыентыгы. Кәүсәнең өч кисеме тикшерелә: аркылы кисеме, радиаль кисеме, хорда буенче орынма кисеме. Төзү материаллары

2) Телем, кисәк. Гөмбә кисемнәре кипкәч, аны тирәләй кисеп алыгыз да гөмбәләрне гербарий битләренә ябыштырыгыз. Н.Верзилин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә