КИСЕЛҮ ф. 1. 1) төш. юн. к. кисү. Менә чикмәннең ал тактасы булды, арт тактасы, аннары җиңнәре белән зур кайтарма якасы киселде. Г.Бәширов. Бу урманның вак агачлары киселәчәк икән. Казан утлары. Сандыкта, биш метрлап булыр, киселмәгән күлмәклек ята

2) Кислота, известь эремәсе тиеп, яки көя һ.б.ш. корткычлар ашаудан тишкәләнеп бетү, кискәләнү. Көя ашап киселгән тун

3) Салкын һава, суык, җил һ.б. тәэсирендә тәннең кайбер өлешләре кызару. Алар биш кеше. Шәһәргә чыкканда, һәммәсе кырынган, җилгә киселеп, кояшта янган чиста йөзләреннән кырыс тазалык бәреп тора иде. Х.Сарьян. Үзе чын ир булган: буйга тартылган, иңнәре кинәйгән, йөзе җилдән каралган, киселгән. Г.Әпсәләмов

4) Таушалу, теткәләнү, яраксыз хәлгә килү. Чит-чите киселгән кәгазь битләре

5) Нинди дә булса үткен корал белән җәрәхәтләнү. Болынның урталыгына җиткәч, киерелеп, бер-ике селтәдем дә, картның аяк яныннан кырып алып: – Киселәсең, кал артта! – дип тавыш бирдем. Г.Ибраһимов. Үсмер чакта печән чапканда, үлән сабакларына чорналган кәлтә, чалгыга киселеп, койрыгын өздерде. Идел

6) Как-вак кисәкләргә туралу (бөтен, тоташ нәрсәләр тур.). Фатыйманың өстәлдәге кабарып пешкән күмәчләрне, нечкә итеп киселгән токмачларны беренче күрүе иде. З.Кадыйрова. Өстәл өстенә телем-телем итеп киселгән бодай күмәче, ике чынаяк чокыры китереп куелды. А.Шамов. Аш китерелде, токмачы яшь кызлар кулы белән нечкә итеп киселгән. М.Мәһдиев

7) күч. Бүленеп калу, аерылып калу, тоткарлану. Алда, артта, уңда һәм сулында Киселсә дә юлым, күкрәгем ---. Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем. М.Җәлил. Кавдивизиянең йөгерек атлары баскан җирләрдә дошманның киселеп, изелеп ташланган хәрби бүлекләре, --- ватылган, җимерелгән станцияләре генә калды. А.Шамов

8) күч. Өзелү, кинәт юкка чыгарылу; бетерелү. Кешеләр сугыша, кан коя, Киселә меңнәрчә гомерләр. М.Җәлил. Кузьма дәдәй [сугышка] керү белән киселгән, ә менә меңгә бер бәхетле кеше – Фидаил абый кайтты. Х.Сарьян. --- Төннәрнең берсендә ул, отряд белән бергә, шәһәргә налёт ясады. Көтелмәгән бу һөҗүмнән дошман бик нык киселде. Г.Кутуй

9) күч. Тукталу, өзелү, бетү (мөнәсәбәт, эш-хәрәкәт тур.). Сүз, көлке киселде. Гарифулла элекке җитди хәленә кайтты. Г.Минский. Еллар үтте. Инде кайтыр чагы якынлашып килә иде. Менә бервакыт хәбәр-хәтер киселә. Г.Ибраһимов. Бу юлы сүзләре шул урында киселде. М.Гафури

2. киселеп рәв. мәгъ. 1) Нык итеп, онытылмаслык булып. Болай ваклап чәйнәп йоттырган нәрсә аның хәтеренә киселеп керде. Г.Ибраһимов

2) Соң дәрәҗәдә, бик нык. --- ит шулпасы исе борыныма ярып килеп кергәч кенә, мин үземнең иртәдән бирле ашамаудан киселеп ачыкканлыгымны сиздем. Х.Сарьян

3) Аерым, аерылып, үзенә башка. Кышын без дөньядан киселеп яшибез. Иң якын станция Камбарка булып, анысы да безгә җитмеш чакрым кире якта иде. Х.Сарьян

4) Теге яки бу эшне эшләүдән туктап, тыелып. Мин тагы нидер әйтмәкче булган идем капыл киселеп уйга калдым. Х.Сарьян

Киселеп йөрү ирон. Кемгәдер бик тугры булгандай кыланып йөрүчегә карата әйтелә. Дус булып киселеп йөргән була бит әле үзе, серләрен сөйләгән була. Ш.Маннур. Киселеп чыккан 1) Бик үткен, чая. Киселеп чыккан күзләр, күңелем аша кабынып, сөзә бөтен җир йөзен. Н.Исәнбәт; 2) Үзенекен итүдә берни алдында да туктап тормаучы, үтә дә елгыр, тәҗрибәле

Киселә бару Рәттән киселү

Киселә башлау Киселергә тотыну. [Әхмәди] озак йөрүдән читләре киселә башлаган сары конвертны кабаланып ачарга тотынды. Г.Бәширов

Киселеп бетү Бөтенләй, тәмам киселү; бөтенләй киселгән хәлгә килү. Ә Мәннан абзый, еккан агач киселеп бетеп, яңаны Хәлим белән егарга чират җиткәч, алай димәде. Г.Гобәй. Шулай йөгерә торгач, урам киселеп кенә бетеп --- үзәнлеккә төшеп китте. Х.Сарьян

Киселеп китү Кинәттән, көтмәгәндә киселү

Киселеп чыгу Бөтенләй, тәмам киселү; тоташ киселгән хәлгә килү. Кыз, мә дигәнне дә көтмичә, балтаны Хәлим кулыннан тартып алды. Менә болай чабалар аны... Ботак бер селтәнүдә киселеп чыкты. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә