КИСӘ’Ү АГАЧЫ и. Мич күмерен болгату яки учакка тарту өчен, бер очын бөгеп, махсус җайланган, тоту өчен икенче башы агачка беркетелгән тимер таяк. [Асылгәрәй:] Ә берсендә мин ул туңган ике катлы пыяланы кисәү агачы белән сугып ваттым. З.Кадыйрова. Әнисе кисәү агачы белән мич тарта башлады. Р.Мөхәммәдиев. [Габделкаюм:] Әби, син мине укырга өйрәткәндә ««ләм» кисәү агачы шикелле була» дип өйрәткән идең. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә