КИСӘ’Ү и. 1) Күмерләнеп янып торган яки янып сүнгән утын, агач кисәге. Хуҗа хатын, янган мичтән учакка күмер, утлы кисәү тартып, бәрәңге пешерергә куя. М.Мәһдиев. Кайвакытта янган агач кисәүләре сынып төшә дә, чаткылар чәчелеп китә. Ш.Усманов. Учак әллә кайчан сүнгән. Аннан салкын көл белән сасы кисәү башлары гына калган. Г.Бәширов

2) к. кисәү агачы. Кисәү сабы озын булса, кулың көймәс. Мәкаль. Хәлим көлгә күмгән бәрәңгеләрнең көйгән исе чыга башлагач, кисәү алып, алгарак күчерде. Г.Гобәй. Мәликә, мич арасыннан кисәү алып, Рәүфәне туйганчы, ачуы басылганчы кыйнарга --- уйлаган иде. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә