КИСӘТҮ II и. 1) Шелтә; күрсәтмә. Мин yн ел --- эшлим, бер тапкыр да кисәтү алганым юк. Г.Ахунов. [Чәмәт:] Вакытында дусларча кисәтү булсын. Ә ышануы – синең эш. Х.Сарьян. Алай гына да түгел, һәр ир кеше үзен – ата, һәр хатын ана дип хис итә, берәр ярамаган эш өстендә күрсә, баланы кисәтүне --- үзенең бурычы дип саный. М.Әмир 2) Алдап хәбәр итү. Ул да түгел, йөрәкне жу-у иттереп сузып-сузып, паровоз кычкыртып куя. Ниндидер шом, ниндидер кисәтү бар сыман шул авазда. Р.Мөхәммәдиев. Тик бу юлы ул [грузовик] малайлар янында туктап тормады ---, бераз әкренәя төшеп, кисәтү гудогы бирә-бирә, күпер аша чыгып китте. Г.Гобәй. Беренче кисәтү чажылдавын исәпләмәгәндә, тал чыбыгы нәкъ алты тапкыр сызгырып ала. М.Мәһдиев |