КИСӘТҮ I ф. 1) Алдан белдерү, алдан хәбәр итү, искәртү. Бу китап [«Мөстәфадел-әхбар»] үзенең тарихын оныткан, үткәненнән тәэсирләнүне күңеленнән чыгарган бу татарларга көтелмәгән бер кисәтү булды. С.Кудаш. Әнә бит, Гаяз Исхакый да «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дип кисәткән. Ә.Рәшит. Шул кеше көннәрдән бер көнне Разия апаның ишеген кага, пышылдап кына, ирегезне кулга алулары мөмкин, аң булып торыгыз, дип кисәтә. Р.Әмирхан 2) Шелтәләү, шелтә белдерү. [Жан:] Виктория Фёдоровна! Сезгә кисәтү белдерәм: бүтән беркайчан да мондый үзешчәнлек күрсәтмәскә! Ш.Рәкыйпов 3) Нинди дә булса күңелсезлекне булдырмау өчен, алдан чарасын күрү. Янгынны кисәтү. Су басуны кисәтү. Йогышлы авыруларны алдан кисәтү Кисәтә башлау Кисәтергә тотыну Кисәтеп килү Күптәннән бирле, һәрдаим кисәтү Кисәтеп кую Алдан искәртү; бер мәртәбә кисәтү. Маякчы апа ике чыгуында да кисәтеп куйды: «Карагыз аны, колагыгызны борырмын!» Г.Гобәй. [Гыйният мулла:] Насыйп булса, өйгә кайткач түләрсез, дип кисәтеп куярга да онытмады. М.Әмир. – Беркемгә дә сөйлисе булма, ишетсен колагың!.. – дип, Кыям абзый Саҗидә апаны да, җиткән кызын да кисәтеп куйды. Х.Сарьян Кисәтеп тору Даими рәвештә кисәтү. [Хәлфә] дәрес биргән вакытта берәр малайның --- күршесе белән сөйләшкәнен күрсә, кисәтеп тормый, кулындагы дүрт кырлы правилосы белән шап итеп тегенең башына кундыра. М.Әмир. Тормыш шулай кисәтеп тора: борыныгызны салындырмагыз, җыр белән юатырмын, ди. М.Мәһдиев Кисәтеп узу Сүз уңаенда кисәтү Кисәтеп үтү к. кисәтеп узу |