КИСӘКЧЕК и. 1) Кечкенә кисәк, кисәкчә. Донецк таулыгында ул [туфрак ясаучы] токымда комташ, известьташ һәм балчык сланецының кисәкчекләре күренә. А.Фатхуллин. Измәдә балчык кисәкчекләре күбрәк булган саен, аның үзлелеге һәм утыруы арта. Төзү материаллары

2) физ. Материянең мөстәкыйль (дискрет) берәмлеге. Молекулалар тагын да ваграк кисәкчекләрдән – атомнардан тора. Физика. Химик элементларның вак кисәкчекләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә