КИСӘКЧӘ’ и. 1) Кечкенә кисәк. Тамырчаның [җикән] кыздырылган кисәкчәләрен кофе итеп файдаланырга була. Н.Верзилин. Тукай халкы өчен яшәде, ул – халыкның бары тик кечкенә бер кисәкчәсе. И.Нуруллин 2) биол., физ. Зәррә, атом төше, аерым өлеш 3) лингв. Аерым сүзләрне яки җөмләләрне төрле мәгънәви һәм модаль төсмерләр белән бизи торган ярдәмлек сүзләр (мәс., һич, ни, исә, -мы//-ме һ.б.). Кисәкчә һәм ымлык сөйләүче кешенең тойгысын, әйтелгән сүзгә мөнәсәбәтен белдерәләр. Татар грамматикасы. Сорау кисәкчәсен алган хәбәр гадәттә үткән заманда килә. Синтаксис |