КИСӘКЛЕ с. 1) Кисәкләргә, шакмакларга бүленгән, кисәк-кисәк итеп эшләнгән. Кисәкле шикәр. Кисәкле сабын. Кисәкле сыр. Кисәкле тоз 2) Берәмләп, данәләп сатыла торган. Кисәкле товар. Кисәкле тукыма төргәкләре 3) Бүлекләрдән, өлешләрдән торган. Лифтта бездән башка бер генә кеше – ул елларда күп кисәкле романнары, сценарийлары белән шаулаган шанлы-шәүкәтле язучы, зур начальник – Георгий Марков. М.Мәһдиев |