КИСӘКЛӘ’Ү ф. 1) Бөтен, тоташ әйберне вак кисәкләргә, өлешләргә бүлү. Ит түшкәсен кисәкләү 2) сөйл. Кемне яки нәрсәне дә булса пычак, кылыч һ.б.ш. кораллар белән чапкалау, тураклау. Снаряд алып бетермәгән корбаннарны алырга, үлмичә калган җәрәхәтлеләрне кылыч белән кисәкләргә дип килгән казаклар кире борылдылар. Ш.Усманов Кисәкләп кую Алдан кисәкләү; кисәкләнгән хәлгә китерү Кисәкләп чыгу Бөтенесен дә кисәкләү; тулысынча кисәкләнгән хәлгә китерү Кисәкли бару Барысын да рәттән кисәкләү Кисәкли тору Даими рәвештә кисәкләү |