КИСӘК I и. 1) Бөтеннән бүленгән бер өлеш. Хәзрәт, секунд саен юкка чыга барган тавык кисәкләрен имән бармагы белән төрткәли-төрткәли --- сорап куйды. К.Тинчурин. Май алганлыгыбызга ышану өчен, аңа кәгазь, мамык, чүпрәк яки филтә кисәген манып яндырып карыйбыз: май яна. Н.Верзилин 2) Ватылып, сынып төшкән өлеш. Ипле генә йөгереп барган җирдән, каршыма, аяк очыма ук дип әйтерлек, каткан балчык кисәге килеп төште. Р.Мөхәммәдиев. Мәрьям бәләкәй генә пыяла вазаның төбенә вак-вак кисәкләргә ватып салган шикәрне өстәлгә куя. Ш.Камал. Физика дәресендә шулай була: укытучы магнит кисәген ала да кәгазь астыннан металл уалчыкларына якын китерә. Тимер кисәкләре үрә басалар. М.Мәһдиев 3) Нинди дә булса мәйданның, бинаның яки бүлмәнең аерым өлеше. Тора-бара [Габдулла] «хөҗрә»дә яши башлаган. Хөҗрә дигәне исә – җәмәгать сәкесенең чаршау белән бүлеп алынган бер кисәге. И.Нуруллин 4) Нәрсәнең дә булса (тукыма, күн, тире, такта һ.б.ш. әйберләрнең) файдаланудан артып калган кисентесе, корама. [Микәй] Бераз хәл алырга исәпләп, көн кызуын җыйган кара калай кисәге өстенә кояшка арка куеп сузылып ятты. Р.Мөхәммәдиев. Язу өстәле һәм өстәл тирәсе язылып ташланган кәгазь кисәкләре белән тулган. Г.Кутуй. Аның костюмына карата галстугы, галстугына карата күкрәк кесәсеннән күренеп торган бер кисәк тукыма булыр. М.Мәһдиев 5) Сындырып яки кисеп алган ипи һ.б.ш. ашамлык сыныгы, телем. [Шәриф] менә, зарурат буенча, беренче мәртәбә буларак, балаларына һәм хатынына садакадан алган кисәкләрне ашатты. М.Гафури. Сания күкәйне икегә сындырып, зуррак кисәген энесенә бирде. Г.Гобәй. Фатыйма сөтне жәлләмәде, бер генә кисәк ипиен дә көчеге белән бүлеште. З.Кадыйрова 6) Бер төрдән булган әйберләрнең берсе; нәрсәнең дә булса стандарт берәмлеге; пачка; данә. [Зәйнулла хаҗи:] – Кем, Галиулла, --- агайның үзенә илле тиен садака, бер кисәк теге сабынны бир!.. – дип фәрман бирде. К.Тинчурин. [Немец] Пергаментка төргән өч кисәк нәрсә китереп, безнекеләрнең алдына салды. Ә.Еники. Олы урамнан Гаяз килеп чыкты, аның кулында капрон сетка, ә сеткада өчме-дүртме кисәк такта чәй күренеп тора. Х.Сарьян 7) Беришле предметларның яки беришле массаның бер стандарт төргәге. Минһаҗетдин прилавка өстеннән актык ситсы кисәген алып, шүрлеккә пөхтәләп куйды. К.Тинчурин 8) Нинди дә булса бер күренешнең, вакыйганың, хәлнең состав өлеше. Шәһәрдән шәһәргә йөк ташучыларның юл капчыкларына ияреп, заманының культура кисәкләре дә кайткан Җиргәнгә; календарь, китаплар кебек, Камил Мотыйгый тавышларын яңгыраткан граммофон тәлинкәләре кебек! М.Әмир. Һәрбер көн генә түгел, бәлки, һәрбер сәгать, һәрбер йөткерүнең аның гомереннән бер кисәген кубарып алганлыгын без генә түгел, ул [Г. Тукай] үзе дә белә вә аңлый иде. Ф.Әмирхан 9) Бүлем, кечкенә кишәрлек, җир участогы. Туры чыга алмасалар, тар гына булса да, бу кисәк җup үзебезнеке. Ш.Рәкыйпов 10) Әсәрнең бер өлеше, бүлеге; бүлем. Хәлим Искәндәревне тәҗрибәле педагог буларак таныткан, аның иҗатында иң күренекле урын тоткан хезмәте – «Белек йорты» (1912, 1913) исемле ике кисәктән торган хрестоматиясе. М.Мәһдиев. Билгеле булганча, Кырымда Г.Ибраһимов --- «Казакъ кызы» романын да редакцияли һәм әсәрнең икенче кисәге өстендә эшли. Р.Мостафин. Ике роман итеп уйланылган «Тукай» эпопеясының беренче кисәген [Ә.Фәйзи] 1947 елда яза башлаган. Т.Галиуллин 11) лингв. Сүз яки сөйләмнең грамматик функциягә ия булган бер өлеше. Җөмләнең баш кисәкләре. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр 12) Кемне яки нәрсәне дә булса мыскыллап, кимсетеп әйткәндә кулланыла торган тагылма сүз. Без, малайлар, ир заты кисәкләре, ничек тә юл газабын ат белән кичтек. Р.Төхфәтуллин. Шуның өстенә квартирасы да шәптән түгел, Ягеднидәге авылча кара-каршы салынган кыйшык-мыйшык бер өй кисәгенең ярты ягыннан гыйбарәт иде. Г.Гобәй. Шушы юк кына хат кисәге өчен нигә тарткалашканнар егетләр? Аңламадым. А.Гыйләҗев 13) Берәр зур күренешнең кечкенә генә өлеше, чаткысы, тамчысы. Мәрхәбәнең сүзләре --- кызы Гөлбануның өстен каплаган киләчәк кара болытлар эчендә кечкенә генә бер якты кисәге ялтырап калгандай тоелды. Г.Ибраһимов. Рәхмәт сиңа, Акбиев, син миңа яшьлегемнең еракта күмелеп калган бер кисәген кайтарып, өстеннән пәрдәне ачып бирдең. М.Мәһдиев 14) тарт. форм. Үзеннән алда килгән җан, бәгырь сүзләре белән берлектә, иркәләп, назлап мөрәҗәгать итү тәгъбире буларак кулланыла. Гомерем булып, таш басмаса, Ташламам, җан кисәгем. Җыр. Хатны укып бетерүгә: – Илдарым, бәгырь кисәгем минем! – дип, җан ачысы белән кычкырып ишеккә ташландым. Э.Шәрифуллина |