КИРТҮ ф. 1) Нинди дә булса урында кискеч корал белән кирт, уенты ясау. Табагач сабын берничә җирдән киртү 2) Почмаклап кисеп, уеп алу. Яшь таналарның колагын киртү Киртеп алу к. киртеп кую Киртеп кую Тиз генә итеп кирткән хәлгә китерү. Доктор Ярашович коронкалар ясап киюемне һич белмәскә тиеш. Моны, Вика, киртеп куегыз. Бу хакта ләм-мим! Ш.Рәкыйпов. Айдар бу эшне шулай туктаусыз дәвам иттереп, фәнни хезмәт язуны уена киртеп куйды. Х.Сарьян Киртеп тору Даими яки регуляр рәвештә киртү |