КИРТЛӘЧЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. киртләчләү. Түрдә өстенә бер нәрсә дә җәелмәгән, --- үткен пәкеләр белән киртләчләнгән, сырланган иске өстәл. А.Шамов 2) Киртләч рәвешенә керү, киртләч хасил итү; киртләч-киртләч булып тору. Канбулаттан караганда бөтенләй өстебезгә авып килгән Җиргәнтауның Агыйделгә барып бәрелгән чите киртләчләнеп-киртләчләнеп күтәрелгән биек-биек кызыл ярга әйләнеп китә. М.Әмир Киртләчләнеп бетү Бөтенләй киртләчләнү; шундый хәлгә килү Киртләчләнеп тору Киртләчләнгән хәлдә булу; киртләч булып күренү |