КИРТЛӘ’Ч-КИРТЛӘЧ с. 1. Киртләчләнеп торган. Имәннең мускуллы беләкләр шикелле юан ботаклы көчле кәүсәсе, киртләч-киртләч читле каты яфраклары бар. Н.Верзилин. Биек ярлар, агач коймалар буена җил-буран киртләч-киртләч кар көртләре өеп китте. М.Галәү

2. рәв. мәгъ. Күп киртләчләр ясап. Агачларның куе ябалдашлары киртләч-киртләч күтәрелгән яшел тауга охшый. Г.Әпсәләмов. [Любовь Васильевна] Чәчен ике яктан киртләч-киртләч ясап, башына берет киеп төшкән. Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә