КИРТЛӘЧ и. 1. 1) геогр. Тау битендә яки башка урыннарда табигый рәвештә барлыкка килгән баскычсыман урын; терраса. Шушы төшенке киртләч үрге әрәмәлеккә хәтле өзелми. Ш.Камал. Аксубайдан шундый ерак җирдә, Кавказ сырты киртләчләрендә. Кем уйлаган шундый биеклектә Очрармын дип илдәшләремә. Х.Туфан. Мескен коралайлар көндез кояшта эреп, төнлә пычактай ялтырап туңган кар киртләчләрендә тояк-бәкәлләрен җәрәхәтләгәч, яхшы чаба алмыйлар шул. Г.Якупова

2) Кайбер предметларның кырыена, читенә урнаштырылган вак тешсыман чыгынты. Зур якаларда киртләчләр булганда, башта алар тегелә (киртләчләр дигәндә, яканың очы күздә тотыла), аннан соң яканың өске як җөе тегелә. Л.Мөхәммәт. Тәрәзә йөзлеге киртләчләре

3) диал. Баскычтагы басма. Өйалды киртләче

2. с. мәгъ. 1) к. киртләчле. Урамнарга март җилләре килгәч, Киртләч карлар тавын бетерә. Ш.Маннур. Ул арада тегеләр утырган арбаның бер тәгәрмәче киртләч урынга эләкте дә, арба капланып та төште. Сөембикә

2) Үзендә киртләчләр булган, киртләчләнеп торган. --- Бар да бертөрле, шул ук вакытта һәркайсы үзенчә матур өйләргә, киртләч коймаларга, сырлы капкаларга карады. Г.Гобәй

3) Ызмалы, зигзаглы. Бу төр яка [«матрос» яка] нигезе өстенә теләсә нинди киртләч яка ясый аласыз. Л.Мөхәммәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә