КИРТЛӘ’Ү ф. 1) Нәрсәгә дә булса киртләр ясап чыгу; киртек чабу. Йөз еллык наратны киртләгәндә, 16 килограмм сумала алырга мөмкин. Н.Верзилин. Яшь кенә, таза гәүдәле ике чуваш егете наратны үткен, зур балта белән киртләделәр дә икенче ягыннан зур бер пычкы белән кисәргә тотындылар. З.Бәшири 2) күч. Бер үк нәрсә турында еш-еш искә төшереп тору; кисәтү. Бу җавап Мәхмүдкә шундый үтемле, инандырырлык булып тоела ки, ул аны гомер буе онытмыйча, балалар зиһененә дә киртләп калдыра. Р.Әмирхан. Шушы «тиеш түгел»не [өйдә бәбиләүне] безнең колакларга бик нык киртләделәр профессорлар. Сөембикә Киртләп бару Рәттән киртләү; киртләү эшен башкару. Киселергә тиешле агачларны киртләп бару Киртләп кую Алдан киртләгән хәлгә китерү. [Вахитов:] Хәтереңә киртләп куй: бу егет милләтнең генә түгел, җирнең астын-өскә әйләндерергә сәләтле. Р.Мөхәммәдиев. Хәтеремә киртләп куйдым: бу фикергә мин үзем, үз акылым белән килдем. Г.Якупова Киртләп чыгу Башыннан ахырына хәтле берәм-берәм киртләү. «Кара, ничек көтелмәгәнчә киртләп чыккан. Шәп, шәп, шәп!» – дип, туктаусыз кабатлыйсың. Э.Шәрифуллина |